Рөстәм Миңнеханов: Энергияне сак тоту өлкәсендә Татарстанның мөмкинлекләре зур

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 ел йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар буенча "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча ТР Хөкүмәте утырышында белдерде. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендәге «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, энергияне сак тоту мәсьәләләре аеруча игътибарда булырга тиеш. Ул билгеләгәнчә, Россиядә энергия файдалану, үскән илләрдәгегә караганда, 2-3 кат артык. Татарстанда исә узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продуктның энергия сыешлыгы кълщме бары 0,5 процентка гына кимеде. 

Эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе, ТР Президенты сүзләренчә, бюджет өлкәсе. Бу өлкәдә республиканың резервы күп. "Кайбер төбәкләр энергияне сак тоту нәтиҗәлеген нәтиҗәлерәк куллана. Алар арасында Ханты-Мансийск һәм Сахалин. Минем фикеремчә, энергия сервисы контрактлары ысулын кулланырга кирәк. Башка субъектларда бу эш ничек көйләнгәнен карарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты сүзләренчә, республикада җылылык һәм электр энергиясен катнаш җитештерүне оештыру мисаллары бар. Быел Алабугада 20 МВт һәм сәгатенә 28 Гкал куәтле яңа җылылык электр станциясе сафка кертеләчәк. Аның төп өстенлеге - җылылык энергиясенең үз кыйммәтен киметү мөмкинлеге. Шул рәвешле Алабугада җылылыкка тарифларны арттырмауга ирешеп булачак дип планлаштырыла. 

ТР Президенты шулай ук игътибар иткәнчә, әһәмиятле проектларның берсе - Зәй ГРЭС ышанычлыгын арттыру. «Без әлеге ГРЭСны яңарту эшенә керешергә тиеш, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Республика бүгенге көндә безнең көндәшлеккә сәләтле булмавыбыз аркасында электр энергиясен читтән сатып ала. Бу юнәлештә тиешле карар кабул итәргә кирәк».  

Аерым Рөстәм Миңнеханов энергияне яңадан куллану чыганакларын куллану мәсьәләсенә тукталды. "Әйе, әлегә безнең мазут һәм газ бар, әмма дөнья актив рәвештә яңадан кулланыла торган энергия чыганакларына таба бара. Базарда калу өчен, бөтен алдынгы энергия компанияләре бу юнәлештә эш алып бара. Республикада да мөмкинлекләрне карарга кирәк", - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International