Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министры белән очрашты

2018 елның 8 апреле, якшәмбе

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә, идарә итүче Мәликнең агасы Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.

Очрашу башлануга ук Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы тапкыр 2017 елның февралендә Россия – Бәһрәйн Хөкүмәтара комиссиясе кысаларында Манамада очрашуларын искә төшерде. 

«Россия Федерациясе Бәһрәйн Мәмләкәте белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу хезмәттәшлек дөньядагы, аерым алганда, Якын Көнчыгыштагы катлаулы хәлләргә бәйле рәвештә тагын да актуаль була бара. Мәскәү белән Манаманы күп кенә халыкара һәм төбәк проблемалары буенча охшаш позицияләр, шулай ук конфликтлы ситуацияләрне җайга салу омтылышы якынайта. Россия Бәһрәйн белән интенсив сәяси диалог ягында, шул исәптән иң югары дәрәҗәдә дә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә ассызыклаганча, Россиянең Якын Көнчыгыштагы позицияләре елдан-ел ныгый бара һәм моның нигезендә гарәп илләрендә ихтирам казанган Президент Владимир Путинның зирәк һәм уйланган сәясәте ята: «Бәһрәйн илләребез арасындагы мөнәсәбәтләр үсешен хуплый һәм безнең ишекләр үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык», - диде ул.  

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Бәһәрәйн Премьер-министрына бүген Ислам банкында һәм «Мумталакат» Инвестиция Фондында узган очрашулар турында сөйләде.    

«Татарстан ислам дөньясы илләре белән актив элемтәдә тора. Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы, Ислам үсеш банкы, ИХОның Яшьләр форумы кебек бөтен дөньяга абруйлы институтлар белән хезмәттәшлек җайга салынды. «Россия – Ислам дөньясы» статегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла (анда 33 ил катнаша), аны Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин кушуы буенча мин җитәклим. Төркем эшендә Бәһрәйн Мәмләкәте вәкилләре дә, аерым алганда, Ислам мәсьәләләре буенча Югары совет рәисе урынбасары Габдеррахман бән Мөхәммәд Әл Хәлифә дә катнаша. Төркемнең чираттагы утырышы Согуд Гарәбстанында узачак.   Киләчәктә Сезнең һәм Мәлигегез ярдәме белән Бәһрәйндә дә мондый очрашуны оештырып булыр, дип ышанам, бу илләребез арасында хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк» - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында һәм Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифәне Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына чакырды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International