Татарстан Президенты Абу Дабиның Варис шахзадәсе белән очрашты

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу Дабида Әмирлекнең Варис шахзадәсе Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайян белән очрашты.

Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов та катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайянга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан-Әмирлек мөнәсәбәтләре үсеше, аларның үсеш мөмкинлекләре турында сөйләде: «Берләшкән Гарәп Әмирлекләре төбәгебездә әйдәүче партнерыбыз булып тора. Татарстан гадәттәгечә АЙДЭКС оборона күргәзмәсендә һәм Дубай еллык инвестицион форумында катнаша. Илебезнең эшлекле даирәләре – «Казансаммит» Россия һәм ИИО илләренең халыкара икътисадый саммитында даими катнашучылар. Быел 10 нчы форум 10-12 майда узачак һәм без Әмирлек делегациясен һәм БГӘнең Икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури җитәкчелегендәге бизнес-миссиясен үзебездә көтеп калабыз», - диде ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International