Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кыла

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майне (Германия) шәһәренә килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – ACHEMA-2018 (Ахема-2018) нефть химиясе һәм химия җайланмалары, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне яклау технологияләре күргәзмә-конгрессында катнашу.

ACHEMA-2018дә катнашучылар нефть химиясе, химия, азык-төлек һәм  фармацевтика сәнәгате, шулай ук янәшә тармаклар өчен җайланмалар, системалы хәл ителешләр, инновацион технологияләр, хезмәт күрсәтүләр белән таныша алалар.

Күргәзмә киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов Германиянең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашулар уздырырга ниятли. 

Шулай ук Германиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Industriepark Höchst (Хёхст) сәнәгать паркында булырга җыена.

Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, республиканың кайбер предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципалитетлары җитәкчеләре озата йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International