Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты. 

Хәзерге вакытта Кыргызстанда 50 мең татар яши, шул исәптән 16 меңгә якыны – Бишкәктә. Кыргызстан татарлары республикада эшчәнлекнең барлык тармакларында да – сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, мәгариф өлкәсендә, сәламәтлек саклауда, фәндә, идарә итүдә, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә хезмәт итәләр.  

Кыргызстанда берничә татар иҗтимагый берләшмәсе эшли. Иң күп санлыларыннан берсе – «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» республика иҗтимагый берләшмәсе, Кыргызстан Халыклары ассамблеясенең мәдәни  үзәге. Оешма эшли башлаганга 28 ел. 1998 елдан аңа Гөлсинә Үлмәскулова җитәкчелек итә. Ул Рөстәм Миңнехановка мәдәни үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. «Туган тел»дә татар милли һәм мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Үзәктә «Сарман» җыр ансамбле һәм «Туган тел» балалар бию коллективы эшли. Җирле телевидениедә аена бер мәртәбә эфирга 20 минутлык татарча телетапшыру чыга. Моннан тыш, Каракол шәһәрендә татар мәчете бар. 

Гөлсинә Үлмәскулова хәбәр иткәнчә, җирле татар яшьләре арасында Татарстан уку йортларында ислам гыйлеме алырга теләүчеләр бар икән. Ул Татарстан Республикасы Президентына әлеге мәсьәлә буенча ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.   

Шулай ук ул Рөстәм Миңнехановка балаларны «Сәләт» лагерена җибәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Гөлсинә Үлмәскулова сүзләренчә, балалар андагы яшьтәшләре белән татарча сөйләшәләр, бу исә – туган телләрен баетырга бик зур ярдәм. «Туган тел» үзәге вәкилләре бу практиканы киләсе елда да дәвам итүне үтенделәр.  

«Без бу очрашуга бик шатбыз. Татарстаннан читтә, башка илдә дә сез тамырларыгызны онытмыйсыз, бер-берегез белән очрашып торасыз. Милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә, туган телебезгә булган игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Бу – бик кыйммәтле нәрсә», - диде Татарстан Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Туган тел» мәдәният үзәгенең актив вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International