Рөстәм Миңнеханов БГӘдә Emaar Properties компаниясе рәисе белән очрашты

2018 елның 30 декабре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Emaar Properties компаниясе рәисе Мөхәммәд Али Рашәд Әл-Әббар әфәнде белән очрашты. 

Emaar Properties сәүдә үзәкләре, халыкара класстагы кунакханәләр, моллар, офис үзәкләре, торак объектлары төзү белән шөгыльләнә. Компания мәшһүр «Бурҗ Хәлифә»не төзегән, дөньяда иң эре «Дубай Молл» сәүдә үзәге хуҗасы һәм операторы. Компания дөнья базарында инде 20 ел, вәкиллекләре 11 илдә урнашкан. Үзәк офисы Дубайда.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Али Рашәд Әл-Әббар коммерциячел һәм күчемсез торак мөлкәте өлкәсендә уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Emaar Properties рәисен 2019 елның 24-26 апрелендә Казанда узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» 11 нче халыкара икътисадый саммитына да чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International