Владимир Путин – Рөстәм Миңнехановка: «Мин, әлбәттә, Сезнең республика җитәкчесе вазыйфасына кандидат сыйфатында киләсе срокка чыгугызны хуплыйм»

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны 30 августта, Республика көнендә Татарстанга чакырды.

Бүген бу хакта ул видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты белән очрашуда хәбәр итте.   

«Быел Сезнең Указ белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган танталар планлаштырылган. Төп бәйрәм 30 августта, Республика көнендә булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы 20 елда Сез безнең республика өчен санап бетермәслек эшләр башкардыгыз, һәм без Сезгә рәхмәтлебез, диде Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентына мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика төп күрсәткечләр буенча алда бара, алдынгы төбәкләр арасына керә. 

«Без чит илләр белән хезмәттәшлек кысаларында илебезнең илкүләм мәнфәгатьләрен даими рәвештә яклыйбыз, шул исәптән Сезнең йөкләмәләр буенча да – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча да. Сез формалаштырган инициативалар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча шактый планнар бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Владимир Владимирович, сентябрьдә минем вәкаләтләр срогым уза, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Мин Сезгә ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен ихлас рәхмәтлемен. Мин – һәрвакыт Сезнең команда әгъзасы. Сез хуплаган очракта мин эшләвемне дәвам итәргә әзермен. Һәм Сезнең җитәкчелектә эшләү мөмкинлеге өчен зур рәхмәт!»

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка узган чорларда Татарстан Президенты сыйфатында эшләгәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа республика җитәкчесе итеп сайланган очракта киләсе вәкаләтләр чорында уңышлар теләде. 

«Мин, әлбәттә, Сезнең республика җитәкчесе вазыйфасына кандидат сыйфатында киләсе срокка чыгугызны телим, беренчедән, узган чорларда эшләгәнегез өчен рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә Сезгә уңышлар телим», - диде Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International