Рөстәм Миңнеханов: Россия вакциналары коронавируска каршы нәтиҗәле булуларын күрсәттеләр

2021 елның 27 марты, шимбә

Татарстанда халыкны яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә. Бүген республикада яшәүчеләр өчен үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган ике вакцина бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Президент билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Covid-19дан 124 меңнән артык татарстанлы прививка ясаткан, аларның 50 меңе – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. «Иң беренче чиратта бу категория белән эшне көчәйтергә кирәк, чөнки нәкъ менә өлкән буын кешеләр коронавирус инфекциясенә бик нык йогынты ясый. Кызганычка каршы, аларның авыруы күпкә авыррак уза», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген вакцинация 153 пунктта оештырылган, шул исәптән ФАП базасында 50 мобиль пунктта, эре предприятиеләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм мобиль медицина комплексларында. "Вакцинациягә язылу формасы дәүләт хезмәтләре порталында бар, шулай ук бердәм телефон номеры 122, медицина оешмаларының колл-үзәкләре һәм КФҮ аша язылырга мөмкин. Башка төбәкләрдә нинди формалар бар, бу эшне ничек нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкин икәнлекне карарга кирәк», - дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов халыкны вакцинацияләүнең бушлай һәм ирекле рәвештә башкарылуын искәртте. Ул кешеләргә вакцинация турында, прививканы ничек һәм кайда алырга мөмкинлеге турында актив хәбәр итәргә өндәде. "Кешеләрне мәҗбүриләргә кирәкми, без аларны ышандырырга, сөйләп бирергә, күрсәтергә тиеш. Республикада 120 меңнән артык кеше вакцинация узды, дип рәсми рәвештә әйтә алам. Әлегә бернинди проблема да юк. Үзебезнең вакциналар үзләрен бик лаеклы күрсәттеләр", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International