Рөстәм Миңнеханов Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Нәеф Фәләх Әл Хаҗраф белән очрашты

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Нәеф Фәләх Әл Хаҗраф белән очрашты.

Очрашу Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) узды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза.

Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлеге советы эшчәнлеге икътисад, оборона, куркынычсызлык, мәгълүмат, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрен үз эченә ала. Гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлеге советы әгъзаларының финанс-икътисадый потенциалы нәтиҗәсендә Гарәп дәүләтләре лигасында көчләрне урнаштыруга, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына реаль йогынты ясый, дөньяның нефть базарындагы хәлләр торышына (ОПЕК һәм ОПЕК+ аша) сизелерлек йогынты ясый.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2011 елда Россия Федерациясе һәм Совет әгъзалары булган илләр арасындагы мөнәсәбәтләр форматы – Россия – Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлеге советы эшли башлады.

Бу формат яклар кызыксындырган мәсьәләләр буенча позицияләрне килештерүгә һәм координацияләүгә, шулай ук сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

«Безнең Фарсы култыгы дәүләтләре белән ныклы элемтәләребез сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы ярдәм булырга мөмкин. Без бу дәүләтләргә «КАМАЗ» автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, нефть-газ чыгару җиһазлары, суыткыч техника, азык-төлек, авыл хуҗалыгы товарлары, хәләл продукция, шулай ук медицина һәм фармацевтика продукциясе белән җибәрү яклы. Фарсы култыгы гарәп илләре компанияләрен безнең республиканың инвестицион проектларында катнашырга чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлеге советы Генераль секретарена.

Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлеге советы җитәкчелеге Россиягә визиты кысаларында республиканың сәнәгать, икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән җентекләп таныша алсыгн өчен Татарстанга чакырды.

Генераль секретарь, үз чиратында, Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләр – бик мөһим мөнәсәбәтләр, дип билгеләп үтте. «Диннәр төрлелегенә карамастан, сездә мондый тыныч яшәүне күрүебезгә без бик шат. Сез ничек яшәргә кирәк, үрнәк», - дип билгеләп үтте Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре. Ул Россия Федерациясенә ОПЕК+ оештыру позициясе өчен рәхмәт белдерде, шулай ук ул җитәкләгән Совет Россия белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International