Татарстан Республикасы Рәсе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты

2023 елның 3 марты, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына эш сәфәренә килде. Кичә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкләгән Россия делегациясе составында ул «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлек буенча тугызынчы конференциядә катнашты.

Эмомали Рахмон Рөстәм Миңнехановны җылы сәламләде. Таҗикстан Президенты сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны җайга салу буенча багланышлар үсешенә йөз тотуларын билгеләп үтте.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше 57%ка арткан, ул 30,7 млн доллар тәшкил иткән.

«Визит алмашу барлык юнәлешләрдә үзара бәйләнешне арттыру өчен яхшы этәргеч бирә. Татарстанның кайбер предприятиеләре үз продукциясен Таҗикстанга китерәләр инде. Минемчә, сәүдә-икътисадый өлкәдә багланышларны активлаштырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов «Россия-ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә аерым тукталды,аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкләвен әйтте.

Төркем эшендә сәяси эшлеклеләр һәм эшлекле даирәләр вәкилләре, үз илләрендә абруйлы һәм йогынтысы булган фән, дин әһелләре катнаша.

«Без Сезнең илнең төркем эшенә керткән өлешегез өчен рәхмәтлебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан делегациясен 2023 елның 18-19 маенда Казанда узачак «Россия-ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International