Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты

2023 елның 12 марты, якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Очрашу Җиддәдәге (Согуд Гарәбстаны) ИХОофисында узды.

Очрашуның төп темасы булачак «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы турында фикер алышу булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы структуралары белән актив эш алып баруын әйтте. Аерым алганда, Ислам үсеш банкы, мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы, ИХО яшьләр форумы, Ислам дөньясы фәннәр академиясе һәм башкалар белән даими хезмәттәшлек җайга салынган.

«Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән форум федераль статуска ия булды. Быел аның кысаларында ике йөзгә якын чара узачак. Сезне хөрмәтле кунак сыйфатында бездә күрүебезгә чын күңелдән шат булырбыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм чакыруны Генераль секретарьга тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов быел Малайзиядә чыгыш ясауга 20 ел тулуны искәртте

Россия Федерациясе Президенты анда Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче сыйфатында керергә ниятләве турында белдерде.

«Бу илебезнең мөселман дөньясы белән мәдәни-инсани якынаю процессына старт бирде. Стратегик  караш төркеменең киләсе утырышын нәкъ менә Малайзиядә уздырырга планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Малайзия - безнең оешма өчен мөһим ил», - дип билгеләп үтте ИХО Генераль секретаре.

Хөсәен Таха узган ел ахырында Россиягә соңгы сәфәре турында сөйләде, аны бик уңышлы дип атады.

«Узган ел ахырында Россиягә бик уңышлы сәфәр кылдым. Иншаллах, сезнең форумга килергә насыйп булыр. Без Сезнең белән кардәшләр һәм һәрвакыт Сезгә ярдәм итәчәкбез», - дип билгеләп үтте ИХО генераль секретаре.

Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең Россия Федерациясе белән икътисадый хезмәттәшлеге темасына аерым тукталды.

«Татарстан мисалында без ислам бизнесы белән хезмәттәшлек итүнең гамәли механизмнарын җайга салырга омтылабыз. Ислам икътисады үсеше өлкәсендә зур перспективалар ачыла. Аерым алганда, хәләл азык-төлек индустриясе, хәләл туризм, хәләл медицина үсеш ала», - диде ул.

Татарстан мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый, мәдәни, гуманитар элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирә.

«Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» кысаларында быелның гыйнварында ислам илләре арасында беренче хоккей турниры «Kazan Hockey Cup» узды. Анда 15 илдән 350 катнашучы катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча ислам илләрендә хоккейны үстерү оешмасы төзелә.

«Әлеге оешманың асылы - хоккей үсеше аша балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү. Турнир ислам дөньясы илләре арасында зур кызыксыну барлыгын күрсәтте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының бу юнәлешне үстерүдә катнашу перспективасы турында фикер алыштылар. Аерым алганда, ИХО тарафыннан оештыручы яки партнер сыйфатында кураторлык мәсьәләсе.

«Без яшьләргә зур әһәмият бирәбез. Сезнең эшчәнлегегез безгә бик якын, Сезнең тәкъдимнәрегезне карарга һәм аларны эшкә алырга әзер», - дип нәтиҗә ясады ИХО Генераль секретаре.

Очрашу ахырында проект тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International