Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

2024 елның 8 марты, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

 «Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын йөрәктән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! 8 март – күңелдә җылы хисләр уята торган иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе.

Сез безне игелекле эшләргә рухландырасыз, яшәвебезгә яктылык, нур һәм матурлык өстисез. Дәүләтебез үсешенә саллы өлеш кертәсез, җәмгыять көнкүрешенең иң җаваплы юнәлешләрендә, беренче нәүбәттә  мәгариф һәм фән, мәдәният һәм сәнгать, социаль яклау һәм медицина өлкәләрендә хезмәт куясыз.

Теләктәшлегегезне, ярдәмегезне һәрдаим тоя килеп, без бергәләп кыенлыкларны һәм сынауларны җиңә барабыз.

Сез – эчке сизгерлек һәм зирәклек белән гаилә учагын, ана сөте белән канга сеңгән рухи хәзинәләребезне, мәдәниятебезне һәм туган телебезне саклаучылар. Хатын-кызның гаять мөһим роле нәкъ менә шуннан гыйбарәт.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары аша узган хатын-кыз ветераннарыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучылар – кулына корал тотып дәүләтебезнең бәйсезлеге өчен көрәшүче хәрбиләрнең әниләре, хатыннары иң ихлас рәхмәт сүзләренә һәм ихтирамга лаек. Ватанга хезмәт итү юлын сайлап, хәрби һәм хезмәт бурычын җиренә җиткереп үтәгән хатын-кызларыбыз белән без чиксез горурланабыз.

Ана һәм бала иминлеген яклауның, гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуның, гражданнар сәләт-мөмкинлекләрен тулысынча ача алсын өчен шартлар тудыруның әһәмиятен игътибар үзәгенә алып, 2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Илкүләм лидерыбыз әйткәнчә, бала тудыру һәм тәрбияләү – гаиләнең гаять әһәмиятле бурычы.  Бу исә Россиянең күпмилләтле халкы үсеше, алгарышы нигезен тәшкил итә.

Кадерле хатын-кызлар! 8 март – халкыбызның барлык буыннарын берләштерә торган зур тантана һәм сезнең шәфкатьлелек, мөлаемлык, чибәрлек һәм  нәфислек кебек барлык күркәм сыйфатларыгызны тану, сезгә соклану хисләрен белдерү өчен күркәм форсат булып тора.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге телим. Гаиләләрегездә татулык, муллык, бәрәкәт һәм мәхәббәт хакимлек итсен!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International