Татарстан Президенты Казан вертолетлар заводнында яңа производство ачылуда катнашты

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Бүген Казан вертолетлар заводында гальваник производство цехы ачылды. Цехны эшләтеп җибәрү чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский катнаштылар. 

"РФ Хөкүмәте ярдәме белән "Ростех" корпорациясе һәм "Россия вертолетлары" холдингы Казан вертолетлар заводын тирәнтен модернизацияләү проектын гамәлгә ашырды", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

"Иң мөһиме - бездә заказлар булу. Казан вертолетлар заводы теләсә-нинди бурычны да хәл итә ала, бүгенге көндә бу иң заманча производство. Бу производствоның эш белән тәэмин ителгән булуы бик мөһим. Битредә бик яхшы коллектив, шәп кешеләр хезмәт итә. Без сезне предприятиегез тарихындагы бу күренекле вакыйга белән котлыйбыз. "Россия вертолетлары" директорлар советы әгъзасы буларак мин алга таба да сезнең ихтыяҗларыгызны яклыйм", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук бүген Казан вертолетлар заводында яңа контракт буенча Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә беренче “Ансат” медицина вертолетын тапшыру тантанасы булды. Завод 2018 елның беренче ярты еллыгында заказбирүчегә тагын 11 вертолет тапшырырга ниятли.

Узган ел Казан вертолетлар заводы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә медицина модификациясендә алты “Ансат” вертолетын тапшырган иде. Быел заказ - 12 машина. Гомумән алганда, “Россия вертолетлары” холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә төрле типтагы 31 вертолет эшләүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International