Рөстәм Миңнеханов: «Мумталакат» фонды Россия белән Бәһрәйн арасында хезмәттәшлек күперен кора

2018 елның 8 апреле, якшәмбе

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисадый үсеш советы рәисе Хәлид Әл Румәйхи һәм Бәһрәйн Мәмләкәтенең «Мумталакат» Инвестицион фондының төп башкарма директоры Мәхмүд Әл Кухеҗи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мәликнең туганнан туганы Шәех Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм РФнең Бәһрәйн Мәмәләкәтендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вагиф Гәрәев катнашты. 

Очрашу башлануга ук Рөстәм Миңнехановка Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисадый үсеш советының һәм «Мумталакат» Инвестицион фондының эшчәнлеген тәкъдир иттеләр. Әңгәмә барышында бәһрәйнлеләрне Россиядә салым салу, аерым алганда, өстәлгән хакка салым мәсьәләләре кызыксындырды. Аннары алар авыр нефть чыгару һәм аны эшкәртү өлкәсендәге тәҗрибә һәм технологияләр турында сораштылар.      

«Бу мәсьәлә гади генә түгел. Бар да нефть чыгару геологиясенә бәйле. Бездә,  Россиядә бер геология булса, ә сездә бөтенләй башка шартлар булырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләләр турында безнең белгечләр белән фикер алышырга кирәк. Без хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә алмашырга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Бәһәрәйн Инвестицион фонды Россиянең Турыдан-туры инвестицияләр фонды белән актив хезмәттәшлек итә. Фондның Директорлар советын Бәһәрәйн Премьер-министры урынбасары Шәех Халид бән Габдулла Әл Хәлифә җитәкли.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Бәһрәйн Мәмләкәте белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә: «Безнең ил Мәмәләкәтне Якын Көнчыгышта мөһим сәүдә-икътисадый һәм  инвестицион партнер буларак карый. Әмма әлегә Россия-Бәһрәйн товар әйләнеше зур түгел. «Мумталакат» фонды позициясе нәтиҗәсендә илләребез арасында хезмәттәшлек күпере корыла һәм Татарстан бу эштә актив катнашырга әзер».

Очрашу азагында Татарстан Президенты Фонд җитәкчелеген республикага чакырды, мәсәлән, «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын уздыру чорында. «Без, Россиянең алдынгы төбәкләренең һәм инвестицион климат лидерларының берсе буларак, Икътисадый үсеш советының һәм «Мумталакат» Инвестицион фондының Татарстан территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыруларын телибез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International