Татарстан һәм Бәһрәйн бер-берсенә якынайды

2018 елның 8 апреле, якшәмбе

Бәһрәйн Премьер-министры белән очрашудан соң Татарстан Республикасы Президенты Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм Бәһрәйн эшлекле даирәләре вәкилләре белән эшлекле ашта катнашты. Бәһрәйн бизнесы вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан төбәк икътисады һәм инвестицияләр өчен мөмкинлекләре, республика тарихы һәм мәдәнияты турында сораштылар.  

Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә Бәһрәйн Мәлигенең туганы, аның шәхси бизнесы юар һәм ул инвестицияләр белән кызыксына. Ул Татарстан Республикасы Президентын визиты барышында озата йөрде. Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифәнең Татарстада 2015 елда булганы бар. 

Бизнес вәкилләре белән очрашу дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International