Татарстан Президенты Үзбәкстанда «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю линиясен ачуда катнашты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәрендә «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю буенча «ҮзАвто Трэйлер» ҖЧҖнең яңа җитештерү линиясен ачуда катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Үзавтосаноат» («Үзавтопром») АҖ рәисе Шәфкать Умурзаков һәм башкалар булды.

Тантана башланганчы шәрәфле кунаклар автопредприятиенең мөмкинлекләре белән таныштылар, «КАМАЗ» йөк автомобильләрен җыю цехында, элмәле һәм тагмалы техника корпусында булдылар. Азакта йөк автомобильләренең модельләр рәтен карап чыктылар.

«Бүген Сәмәркандта «КАМАЗ»  йөк автомобильләрен җыю буенча яңа линия ачу тантанасында катнашабыз. Иң беренче чиратта Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы җитәкчелегенә Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүне хуплаганнары өчен, шулай ук бу проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Үзбәкстан –Татарстанның һәм бөтен Россиянең иң мөһим чит ил партнерларыннан берсе. Үткән ел товар әйләнеше 57%ка арткан һәм 146 млн АКШ доллары тәшкил иткән», - диде ТР Президенты, – Уңышлы хезмәттәшлекнең үрнәкләреннән берсе – Үзбәкстан белән «КАМАЗ» компаниясе арасындагы уртак эш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International