Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 ел йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар буенча "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча ТР Хөкүмәте утырышында белдерде. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендәге «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узды.