Дубайда татар ифтары узды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

7 июнь Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар активистлары оештырган татар ифтары узды.
Чарага Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле әмирлекләрендә яшәүче 35 милләттәш җыелды, аларның күпчелеге тумышлары белән Татарстан, Башкортстан, Крым, Оренбург өлкәсе, шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстан якларыннар.
Чара танышу һәм мәдәни-белем бирү форматында узды. Мондый чаралар төрле файдалы танушылар бирә һәм мәдәни-милли бердәмлекне баета. Чарага балалары белән килгән гаиләләр: “Аеручы чит илдә булганда баланы тәрбияләүдә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт арттыруда мондый чаралар бик мөһим булып тора”, дип ассызыклады. “Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге татарлар берләшмәсендә 130дан артык вәкил бар. Һәм бу чарага 35 кеше җыелуына без бик шатбыз, чөнки мондый зур состав белән җыелу беренче тапкыр дисәң була. Изге Рамазан аенда дуслашуыбыз бик символик булып тора. Алга таба Дубайда татар чаралары ешрак булыр һәм без якын арада, ниһаять, Дубайда беренче татар сабантуе һәм башка төрле татар рухында чаралар оештырырбыз, дип ышанабыз”, - дип белдерделәр чараны оештыручы Әлфия Бәдретдинова һәм Марьяна Маснавеева. Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә икътисад вәкиллеге татарларны, шулай ук башка төрки һәм кардәш халыкларны, таныштыру, берләштерү, тәрбияви-мәдәни яктан баетучы чаралар үткәрүдә актив ярдәмен күрсәтәчәк. Милләшләребезгә, шулай ук дин кардәшләребезгә, шушы изге Рамазан аенда иминлек, сәламәтлек һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International