ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Бәһрәйн Премьер-министры белән очрашудан соң Татарстан Республикасы Президенты Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм Бәһрәйн эшлекле даирәләре вәкилләре белән эшлекле ашта катнашты. Бәһрәйн бизнесы вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан төбәк икътисады һәм инвестицияләр өчен мөмкинлекләре, республика тарихы һәм мәдәнияты турында сораштылар.  

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисадый үсеш советы рәисе Хәлид Әл Румәйхи һәм Бәһрәйн Мәмләкәтенең «Мумталакат» Инвестицион фондының төп башкарма директоры Мәхмүд Әл Кухеҗи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мәликнең туганнан туганы Шәех Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә һәм РФнең Бәһрәйн Мәмәләкәтендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вагиф Гәрәев катнашты.  

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә, идарә итүче Мәликнең агасы Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.

Очрашу башлануга ук Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы тапкыр 2017 елның февралендә Россия – Бәһрәйн Хөкүмәтара комиссиясе кысаларында Манамада очрашуларын искә төшерде. 

Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ислам банкының башкарма директоры Хәсән Әмин Җәррар белән очрашты. 

Бәһрәйн ислам банкы – Мәмләкәттәге беренче ислам банкы һәм Бәһрәйн Үзәк банкы күзәтчелегендә эшли, Бәһрәйн фонды биржасында теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International